Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/14 2-3 б.
  • «Халыкны җый»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Халыкны җый»
  • Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тыңла һәм өйрән
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Рухи яктан тукланырга һәм шатланырга мөмкинлек
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Өлкә конгрессларыбыз хакыйкать турында көчле шаһитлек бирә
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Өлкә конгресслар — шатланып гыйбадәт кылу вакыты
    Безнең изге хезмәтебез 2010
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2014
km 4/14 2-3 б.

«Халыкны җый»

1. Исраиллеләр Мисырдан чыкканнан соңгы мөһим вакыйга безнең өлкә вә халыкара конгрессларга нәрсә белән охшаш?

1 Исраиллеләрне Мисырдан азат иткәч, Йәһвә Мусага халыкны Синай тавына җыярга кушкан. Ул аңа: «Мин сөйләгән сүзләрне ишетсеннәр... Миннән [куркырлар], балаларын... [Минем юлларыма] өйрәтерләр»,— дигән (Кан. 4:10—13). Бу вакыйга, һичшиксез, аларның хәтерләренә сеңеп калган һәм аларның иманнарын ныгыткан! Киләсе айларда Йәһвә халкы аның үгет-нәсыйхәтләрен тыңларга өлкә һәм халыкара конгрессларга җыелып торачак. Бу конгресслар безгә файда китерсен өчен нәрсә эшләргә?

2. Конгресска ничек әзерләнергә?

2 «Кешеләр... әзер торсыннар». Шул тарихи вакыйга алдыннан Йәһвә: «Кешеләр... әзер торсыннар»,— дип кушкан (Чыг. 19:10, 11). Безгә дә — конгресстагы программада катнашабызмы, тыңларга гына киләбезме — әзерләнеп килергә кирәк. Мәсәлән, күпләребезгә эштән сорап китәргә кирәк булыр. Бәлки, безнең хәлебез Нихаминыкына охшаштыр. Ул Артаксеркс патшасының шәрабчысы булган. Аның үз эшен калдырасы һәм Иерусалимга барып андагы стеналарны торгызасы килгән. Шулай да ул патшаның үзен җибәрмәвеннән курыккан. Нихами дога кылган да, кыюлык җыеп һәм сүзләр сайлап патшага үтенечен әйткән. Патша аны җибәргән, өстәвенә, аңа төзү эшендә булышлык күрсәткән (Них. 2:1—9). Әйтик, син эш бирүчеңнән китәргә рөхсәт инде сорадың, ди. Ә конгресска бару юлы турында һәм яшәү урыны турында уйладыңмы? Өлкәннәр бу яктан ярдәм итәргә әзер. Һәр көн алдан килергә тырыш һәм ишеткәннәреңә «аеруча игътибарлы бул» (Евр. 2:1).

3. Программаны тыңлауга йөрәгебезне ничек әзерләргә?

3 Әзерләнү турында әйткәндә, безгә ишеткәннәребезгә һәм белгәннәребезгә йөрәгебезне дә әзерләргә кирәк (Езра 7:10). Конгресс программасы безнең сайтыбызга алдан куелачак. Аннан без нотыкларның исемнәрен һәм һәрбер нотыкка бер-ике төп шигырьне белербез. Боларны конгресска кадәр калган атналарда Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәргәндә карап чыгып була. Кайбер вәгазьчеләр программаны бастырып чыгара һәм конгресста ишеткәннәрен кыскача язып куя.

4. Ни өчен конгресслар балаларны өйрәтү өчен яхшы мөмкинлек булып тора?

4 Балаларыңны өйрәт. Синай тавында үткән җыелышта Йәһвә исраиллеләргә «балаларын... өйрәтергә» кушкан (Кан. 4:10). Безнең көннәрдә әти-әниләр үз балаларын конгресста өйрәтә ала. Әти-әниләр үз балалары белән бергә утырырга һәм тегеләр игътибар белән тыңласын өчен бар тырышлыкларын куярга тиеш. Конгрессның һәр көнендә һәм конгресстан соң Гаилә белән гыйбадәт кылу кичләрендә гаиләләр программада ишеткәннәре турында фикер алыша ала.

5. Киләсе айларда үтәчәк конгресс безгә нинди файда китерәчәк?

5 Синай тавындагы тарихи очрашу нәтиҗәсендә исраиллеләр Аллаһы халкы булу зур хөрмәт икәнен аңлый башлаган (Кан. 4:7, 8). Киләсе айларда булачак конгресс нәтиҗәсендә без дә Аллаһы халкы булуыбызны күбрәк кадерли башларбыз. Өч көн без чүл белән чагыштырырлык Шайтан дөньясыннан ял итәрбез һәм рухи оҗмахта яшәрбез. Нәтиҗәдә, без рухи темалар карап чыгып һәм кардәшләр белән аралашып рухланып китәрбез (Ишаг. 35:7—9). Йәһвә көне якынлашканга, бергә җыелу һәм бер-беребезне рухландыру мөмкинлеген кулыбыздан ычкындырмыйк! (Евр. 10:24, 25)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу