Рухи яктан тукланырга һәм шатланырга мөмкинлек
1. Йәһвә үз хезмәтчеләренең рухи ихтыяҗлары турында ничек кайгырта?
1 Йәһвә үз хезмәтчеләренең рухи ихтыяҗлары турында ярату белән кайгырта. Дөньядагы күпчелек кеше рухи яктан ач булган чакта, без бик яхшы тукланабыз (Ишаг. 65:13). Йәһвә безнең турында рухи яктан кайгырткан бер юл — бу һәр ел була торган өлкә конгресслар. Син булачак «Безне Аллаһы рухы йөртә» дигән өлкә конгрессның бар көннәрендә дә булырга әзерләндеңме? Тәмле һәм туклыклы рухи мәҗлес инде әзерләнгән.
2. Без конгресска әзерләнер өчен нәрсә эшләргә тиеш?
2 Алдан планлаштыр. «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык» (Гыйб. сүз. 21:5). Шуңа күрә конгрессның ике көнендә дә булырга планлаштыр; эштә ял көннәрен алырга кирәк булса, начальнигың белән кичектермичә сөйләш. Кунарга урын кирәк булса, алдан моның турында кайгырт. Син төшке ашта конгресс үткәрелгән җирдә кардәшләр белән булырга теләрсең, шуңа күрә ризыкны үзең белән алып кил. Үз урыныңа утырыр өчен, беренче җыр җырлар өчен һәм доганы тыңлар өчен конгресска иртәрәк килергә планлаштыр.
3. Безгә нинди кием кияргә кирәк?
3 Без конгресска кигән киемебезнең тыйнак һәм пөхтә булуын телибез (1 Тим. 2:9, 10). Өлкә конгресслар ярдәмендә без кешеләргә шаһитлек бирә алабыз. Конгресс үтә торган шәһәрдә булганда әдәпле кием киеп һәм плакеткаларны тагып, без Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрдән аерылып торабыз һәм кешеләрдә яхшы тәэсир калдырабыз.
4. Безгә һәм гаиләбезгә программадан күбрәк файда алырга нәрсә булышачак?
4 Игътибар белән тыңла. Без бу рухи мәҗлестә әйтелгән бер фикерне дә төшереп калдырырга теләмибез! (Гыйб. сүз. 22:17, 18). Изге Язмалар шигырьләре укылганда үз китапларыбызны ачсак һәм кыскача язып барсак, бу безгә программаны игътибар белән тыңларга һәм бүленмәскә ярдәм итәчәк. Аннары кич белән программаның кайбер кызыклы фикерләре турында башкалар белән сөйләшер өчен үз язуларыбызны куллана алабыз. Соңгы елларда шуны күреп була: кайбер яшьләр бергә утырып конгресс буе сөйләшәләр яки кесә телефоны буенча СМС җибәрәләр. Безнең балаларыбыз, шул исәптән яшүсмерләр булса, аларга бездән аерым башка яшүсмерләр белән утырырга рөхсәт итү урынына, бергә утырып гаилә белән программаны тыңласак, яхшырак булыр иде.
5. Без конгресста күбрәк шатлык ничек ала алабыз?
5 Кардәшләр белән аралашуга шатлан. Дуслар белән аралашканда ризык тәмлерәк була (Гыйб. сүз. 15:17). Шулай ук конгресста кардәшләр белән аралашканда күбрәк шатлык алабыз. Шуңа күрә тәнәфес вакытында башка делегатлар белән танышу һәм кардәшләр белән аралашу шатлык китерә! (Мәд. 132:1). Программаның рәисе музыка башланыр алдыннан безне үз урыннарыбызга утырырга чакырганда, безгә сөйләшүебезне тәмамлап, утырырга һәм программага әзерләнергә кирәк.
6. Без конгресс үткәрелә торган шәһәрдә кешеләргә ничек вәгазьли алабыз икәнен күрсәткән очракны сөйләгез.
6 Шаһитлек бирергә әзер бул. Конгрессларда гадәттә яхшы шаһитлек биреп була. Программа тәмамлангач урамнан барган кардәшләрдән узып баручы кешеләр плакеткада язылган конгрессның темасы турында сорыйлар. Бу сөйләшүне башларга һәм хакыйкать турында яхшы шаһитлек бирергә ярдәм итә. Сораулар биргән кайбер кешеләр конгресска чакырылган һәм аңа килгәннәр.
7. Ни өчен безгә булачак өлкә конгресска барырга кирәк?
7 Программаны, нотыкларны һәм конгрессның бинасын әзерләр өчен, шулай ук конгрессның бүлекләрен оештырыр өчен меңләгән сәгать вакыт китә. Рухи мәҗлесне әзерләүгә ярату белән багышланган бөтен эш, Йәһвәнең үз халкы турында назлы кайгыртуын аңлата. Әйдәгез барыбыз да бу конгресста булыйк һәм мөмкин кадәр күбрәк өйрәник! Шулай эшләгәндә, без, бу дөньядан аермалы буларак, «йөрәк шатлыгыннан» җырларбыз (Ишаг. 65:14).
[4 нче биттәге рамка]
Өлкә конгресс белән бәйле искә төшерүләр
◼ Конгресс расписаниесе. Ике көнне дә программа 9:20 дә башланачак. Сәгать 8:00 дән кереп булачак. Музыка башланганда, программа үз вакытында башлансын өчен, безгә барыбызга үз урыннарыбызга утырырга кирәк. Шимбә көнне программа 17:05 тә, ә якшәмбе 16:30 да тәмамланачак.
◼ Машиналар куяр өчен урыннар. Конгресс үткәрелә торган урыннарда, мөмкинлек булса, машиналарны куяр өчен түләүсез урыннар әзерләнәчәк. Килү белән машиналарны буш урынга куеп була. Конгресс делегатларының плакеткасы булган кешеләрнең машинаны бу урынга куярга хакы бар. Машиналарында махсус знак булган инвалидлар машиналарны инвалидлар өчен урыннарга куя алалар.
◼ Урыннар. Урыннарны машинада бергә килгән яки бергә яшәгән кешеләр өчен генә алып була.
◼ Төшке аш. Тәнәфес вакытында башка җирдә ашап алыр өчен конгресстан китәр урынына, ризыкны үзең белән алып кил. Кирәк булса, урындык астына сыя торган кечкенә сумка-холодильник алып кил. Табигатьтә ял итү өчен зур сумка-холодильникларны, пыяла савытларны һәм исерткеч эчемлекләрне конгресска алып килергә ярамый.
◼ Иганәләр. Оештырылган конгресслар өчен рәхмәтне без бөтендөнья эшенә ирекле иганәләр биреп белдерә алабыз. Моны Патшалык Залларыбызда яки конгресста эшләп була.
◼ Фаҗигаләр һәм көтелмәгән хәлләр. Конгресс булган җирдә берәр нәрсә булса, оештыручы кардәшкә әйт, ул шунда ук беренче ярдәмгә мөрәҗәгать итәчәк. Үз теләге белән хезмәт иткән кардәшләр сыйфатлы беренче ярдәм күрсәтәчәкләр. Кирәк булса, ашыгыч ярдәмне чакыртачаклар.
◼ Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыклар. Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыкларны конгресска алып килергә ярамый. Әмма ата-аналар үзләренең янындагы урынга балалар урындыгын беркетеп куя ала.
◼ Парфюмерия. Хәзерге вакытта күп конгресслар ясалма вентиляцияле ябык биналарда үткәрелә. Сулыш органнары авыруы яки башка авырулар булган кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә ала торган каты исле парфюмерияне әзрәк куллансак, без башкаларга ярату күрсәтербез (1 Көр. 10:24).
◼ «Бу кешегә килеп китче» дигән бланк. Конгресс вакытында без очраклы вәгазьләгәндә һәрбер кызыксынган кеше турында S-43 «Бу кешегә килеп китче» дигән бланкны тутырып әйтергә кирәк. Конгресска барганда һәрбер вәгазьче үзе белән бер-ике шундый бланк алырга тиеш. Шулай ук андый бланкларны конгресста басмалар бүлегендә алып булачак. Тутырган бланкларны басмалар бүлегенә яки кайткач җыелыш сәркатибенә биреп була. («Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2005 ел, февраль ае, 6 нчы битне кара.)
◼ Тору урыннары. Йортларда (фатирларда) тукталыр өчен заявка биргәндә, шуны истә тотарга кирәк: 1) һәрбер очракта заявка өчен «Махсус ихтыяҗлы кешеләрне урнаштыру турындагы заявка» (СО-5) бланкын кулланыгыз; 2) тору урыны турында әйтелгән «Фатирлар» (СО-4) бланкын башкаларга бирмәгез; 3) тору урыны конгресс вакытына гына бирелә, моны онытмагыз; 4) балаларыгызны үзләрен генә калдырмагыз, аларны карагыз; 5) кардәшләрнең кунакчыллыгын кабул итеп, рәхмәтле булыгыз һәм Рәсүлләр 20:35 тәге принципны онытмагыз; 6) сез биргән заявка белән кулланырга кире уйласагыз, моның турында фатирлар бүлегенә хәбәр итегез.