Син рухи мәҗлескә әзерләнәсеңме?
1. Мәҗлескә әзерләнер өчен нәрсә эшләргә кирәк?
1 Мәҗлескә яхшы әзерләнү кирәк. Ризыкны сатып алырга, аны тәмле итеп пешерергә һәм матурлап табынга куярга кирәк. Шулай ук мәҗлес өчен урынны да әзерләргә кирәк. Кунаклар да, бигрәк тә аларга мәҗлескә килеп җитәр өчен еракка барырга кирәк булса, әзерләнергә тиеш. Әмма моңа барысына күп көч китсә дә тырышлыклар юкка гына түгел, чөнки дуслар һәм гаилә белән аралашу һәм тәмле, файдалы ризык ашау шатлык китерә. Тиздән Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча зур һәм кечкенә төркемнәр белән көтеп алынган рухи мәҗлескә — «Уяу булыгыз!» дигән өлкә конгрессына җыелачак. Конгресс программасын әзерләр өчен инде күп эш башкарылган. Без барыбыз да чакырылган! Конгресста булыр өчен һәм анда күп файда алыр өчен, без үзебез дә әзерләнергә тиеш (Гыйб. сүз. 21:5).
2. Рухи мәҗлеснең бер өлешен дә калдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
2 Ничек күп файда алырга? Син бу рухи мәҗлеснең бер өлешен дә калдырмас өчен, эшләреңне планлаштырдыңмы? Кирәк булса, конгрессның бер көнен дә, шул исәптән беренче көнен дә, калдырмас өчен конгресска баруың турында эштә әйт. Тору урыны һәм юл белән бәйле сорауларны чиштеңме? Өлкәннәр олы яшьтәге, авырулар һәм ярдәмгә мохтаҗ булган башка кардәшләр турында кайгыртырга тиеш (Ирем. 23:4; Гәл. 6:10).
3. Ни өчен без халыкара конгресска чакырылмаган булсак, анда барырга тиеш түгел?
3 Кайбер җирләрдә халыкара конгресслар үтәчәк. Бу конгрессларга чит илдән делегатлар һәм билгеле җыелышлар чакырылганын истә тот. Андый конгрессларны оештырганда, филиал залдагы урыннарның һәм тору урыннарының санын исәпкә алып, күпме кеше чакырырга икәнен игътибар белән санаган. Чакырылмаган вәгазьчеләр халыкара конгресска барса, анда урын җитмәячәк.
4. Көн саен программа башланганчы әзер булыр өчен нәрсәне истә тотарга кирәк?
4 Программа башлаганчы залда урын табар өчен, конгресска һәр көнне иртәрәк килергә әзерлән. Бастырылган программканы карап алыр өчен, конгресс башланыр алдыннан берничә минут бүлеп куй. Бу сиңа булачак мәгълүматны үзләштерер өчен, үз йөрәгеңне әзерләргә ярдәм итәчәк (Езра 7:10). Программаның рәисе музыка башланачагы турында әйткәч, музыканы тыңла һәм соңыннан җыр җырларга һәм доганы тыңларга әзерлән.
5. Гаиләбез программадан ничек файда ала ала?
5 Конгресс вакытында бөтен гаилә бергә утырса, ата-аналар балаларының программаны игътибар белән тыңлаганнарын күзәтә алачак (Кан. 31:12). Шигырьләр укылганда үз Изге Язмаларыбыздан карап барсак, яхшы булыр. Кыскача язулар игътибар белән тыңларга ярдәм итә ала. Соңыннан бу язулар нотыктагы төп фикерләрне искә төшерергә булышачак. Программа барганда кирәксезгә сөйләшмә һәм үз урыныңнан торып китмә. Кесә телефоның булса, ул сиңа һәм башкаларга комачауламасын. Көн саен программадан соң башкалар белән кызыклы фикерләр турында сөйләшеп була.
6. Конгрессларыбызда нинди яхшы мөмкинлек бар һәм без аны ничек куллана алабыз?
6 Өлкә конгресста безнең кардәшләребез белән дусларча аралашу мөмкинлеге булачак, андый якын мөнәсәбәтләрне дөньяда очратып булмый (Мәд. 132:1—3; Марк 10:29, 30). Безнең яныбызда утырган кешеләр белән танышып, алар белән төшке аш вакытында аралашып була. Моның өчен, башка җирдә, мәсәлән ресторанда, төшке ашны ашар урынына, үзебез белән бераз ризык алып килеп, конгресс үткән бинада калып була. Анда без бер-беребезне дәртләндерә алабыз, бу мөмкинлекне югалтмаска тырышыйк (Рим. 1:11, 12).
7. Киясе кием турында нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
7 Кием. Шунсы кызык: Йәһвә исраиллеләргә киемнәренең итәкләренә чуклар тагарга һәм һәр чукка бер зәңгәр җеп бәйләргә кушкан (Сан. 15:37—41). Моны күреп, алар үзләренең Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен аерылып куелган халык икәнен искә төшерә алганнар. Без дә, конгресска пөхтә, тыйнак кием киеп, дөньядан аерылып торабыз. Программадан соң кичке ашка берәр кая барганда да, бу безне күргән кешеләргә көчле шаһитлек булып тора. Шуңа күрә киясе киемегез турында алдан ук яхшылап уйлагыз.
8. Без конгресс үткән шәһәрдә булганда, башкаларга ничек вәгазьли алабыз?
8 Шаһитлек бир. Без конгресс үткән шәһәрдә булганда вәгазьли алабыз. Бер абый-кардәш хатыны белән конгресстан соң ресторанга барган һәм плакеткасына игътибар итеп, официанттан болай дип сораган: «Сез мондый плакетка кигән кешеләрне күргәнсездер?» Официант игътибар иткәнен һәм ни өчен шулай булганына гаҗәпләнгәнен әйткән. Шулай итеп сөйләшү башланган һәм абый-кардәш официантны конгресска чакырган.
9. Без Йәһвәгә рәхмәтебезне ничек күрсәтә алабыз?
9 Абый-кардәшләребез бөтен нотыклар, интервью һәм демонстрацияләр белән чыгыш ясаса да, һәр ел үтә торган рухи мәҗлесне күктәге Атабыз, Йәһвә, ярату белән оештыра (Ишаг. 65:13, 14). Табынга куелган рухи ризыкның һәр кисәген тәмләп ашасак һәм бер көнен дә калдырмасак, без чакыручы Хуҗага рәхмәтебезне күрсәтәбез. Син моның өчен әзерләндеңме?
[6 биттәге рамка]
Өлкә конгресс белән бәйле искә төшерүләр
◼ Конгресс расписаниесе. Ике көнне дә программа 9:20 дә башланачак. Сәгать 8:00 дән кереп булачак. Музыка башланганда, программа үз вакытында башлансын өчен, безгә барыбызга үз урыннарыбызга утырырга кирәк. Шимбә көнне программа 16:55 тә, ә якшәмбе көнне 16:00 да тәмамланачак. Халыкара конгресслар пәнҗешәмбе көнне 13:20 дә башланачак һәм 16:45 тә тәмамланачак, ә җомга көнне 16:55 тә тәмамланачак.
◼ Машиналар куяр өчен урыннар. Конгресс үткәрелә торган урыннарда, мөмкинлек булса, машиналарны куяр өчен түләүсез урыннар әзерләнәчәк. Килү белән машиналарны буш урынга куеп була. Машиналарында махсус знак булган инвалидлар машиналарны инвалидлар өчен урыннарга куя алалар. Машиналар кую урыннары әз булганга, машинада буш урыннар булмаса яхшырак булыр.
◼ Урыннар. Урыннарны машинада бергә килгән яки бергә яшәгән кешеләр өчен генә алып була.
◼ Төшке аш. Тәнәфес вакытында башка җирдә ашап алыр өчен конгресстан китәр урынына, ризыкны үзең белән алып кил. Кирәк булса, урындык астына сыя торган кечкенә сумка-холодильник алып кил. Табигатьтә ял итү өчен зур сумка-холодильникларны һәм пыяла савытларны конгресска алып килергә ярамый.
◼ Ирекле иганәләр. Оештырылган конгресслар өчен рәхмәтне без бөтендөнья эшенә ирекле иганәләр биреп белдерә алабыз. Моны Патшалык Залларыбызда яки конгресста эшләп була.
◼ Фаҗигаләр һәм көтелмәгән хәлләр. Конгресс булган җирдә берәр нәрсә булса, оештыручы кардәшкә әйт, ул шунда ук беренче ярдәмгә мөрәҗәгать итәчәк. Үз теләге белән хезмәт иткән кардәшләр сыйфатлы беренче ярдәм күрсәтәчәкләр. Кирәк булса, ашыгыч ярдәмне чакыртачаклар.
◼ Аяк киеме. Һәр ел аяк киеме аркасында күп кешеләр җәрәхәтләнә. Баскычтан, рәшәткәле идәннән һәм башка урыннардан йөрерлек пөхтә, таман гына аяк киемен кию яхшырак булыр.
◼ Программаны яздыру. Бернинди яздыру техникасын бинаның электр яки тавыш көчәйтү аппаратурасына тоташтырырга ярамый. Андый техниканы башкаларга комачауламаслык итеп кулланырга кирәк.
◼ Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыклар. Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыкларны конгресска алып килергә ярамый. Әмма ата-аналар үзләренең янындагы урынга балалар урындыгын беркетеп куя ала.
◼ Парфюмерия. Хәзерге вакытта күп конгресслар ясалма вентиляцияле ябык биналарда үткәрелә. Сулыш органнары авыруы яки башка авырулар булган кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә ала торган каты исле парфюмерияне әзрәк куллансак, без башкаларга ярату күрсәтербез (1 Көр. 10:24).
◼ «Бу кешегә килеп китче» дигән бланк. Конгресс вакытында без очраклы вәгазьләгәндә һәрбер кызыксынган кеше турында S-43 «Бу кешегә килеп китче» дигән бланкны тутырып әйтергә кирәк. Конгресска барганда һәрбер вәгазьче үзе белән бер-ике шундый бланк алырга тиеш. Тутырган бланкларны басмалар бүлегенә яки кайткач җыелыш сәркатибенә биреп була. («Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2005 ел, февраль ае, 6 нчы битне кара.)
◼ Тору урыннары. Йортларда (фатирларда) тукталыр өчен заявка биргәндә, шуны истә тотарга кирәк: 1) һәрбер очракта заявка өчен «Махсус ихтыяҗлы кешеләрне урнаштыру турындагы заявка» (СО-5) бланкын кулланыгыз; 2) тору урыны турында әйтелгән «Фатирлар» (СО-4) бланкын башкаларга бирмәгез; 3) тору урыны конгресс вакытына гына бирелә, моны онытмагыз; 4) балаларыгызны үзләрен генә калдырмагыз, аларны карагыз; 5) кардәшләрнең кунакчыллыгын кабул итеп, рәхмәтле булыгыз һәм Рәсүлләр 20:35 тәге принципны онытмагыз; 6) сез биргән заявка белән кулланырга кире уйласагыз, моның турында фатирлар бүлегенә хәбәр итегез.