АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 1—3
Мәсихче җыелыш изге рух белән сугарыла
Б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәмен үткәрер өчен Иерусалимга төрле илләрдә яшәгән күп кенә яһүдләр килгән (Рс 2:9—11). Алар Муса Канунын тотып яшәгән булса да, бар гомерләрен, күрәсең, чит илдә үткәргән (Ир 44:1). Шуңа күрә кайберәүләр шул ил кешеләренә охшап киткәндер һәм сөйләшүләре дә яһүдләрчә түгел, ә күбрәк шул халыкныкы кебек булгандыр. Шул төрле телдә сөйләшүче төркемнән 3 000 гә якын кеше суга чумдырылу үткәч, мәсихче җыелыш кинәт күп милләтле җыелыш булып киткән. Алар төрле культурадан булса да, «һәр көн бердәм рәвештә гыйбадәтханәдә җыелганнар» (Рс 2:46).
Ничек син... эчкерсез кызыксыну күрсәтә аласың?
...сезнең җирдә яшәгән чит ил кешеләренә...
...чит илдән күчеп килгән кардәшләргә...