Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb21 ноябрь 7 б.
  • Вәгазь очрашуын үткәрер өчен киңәшләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгазь очрашуын үткәрер өчен киңәшләр
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үз максатына ирешә торган вәгазь очрашулары
    Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Вәгазь очрашулары
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Көндәлек шигырь вәгазь очрашуларында бүтән каралмаячак
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • «Мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерә» торган очрашулар
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
mwb21 ноябрь 7 б.
Коллаж: 1. Абый-кардәш вәгазь очрашуын үткәрүгә әзерләнә. Түгәрәкләрдә буклетлар, яңалыклар һәм бер кешенең буклеттан баш тартуы күрсәтелә. 2. Киләсе көнне бу абый-кардәш вәгазь очрашуын үткәрә. Аның кулында буклет һәм Изге Язмалар.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь очрашуын үткәрер өчен киңәшләр

Вәгазь очрашулары, башка очрашулар кебек үк — Йәһвәнең бүләге. Алар «бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерергә» мөмкинлек бирә (Ев 10:24, 25). Аларның дәвамлылыгы 5—7 минут булырга тиеш. Вәгазь очрашуы башка очрашудан соң үткәрелсә, ул тагы да кыскарак булырга тиеш. Бу вакытка кардәшләрне төркемнәргә бүлү, территорияне билгеләү һәм дога да керә. Үткәрүче кардәш гамәли киңәшләр бирергә тиеш. Мәсәлән, шимбә булса, күпләр шул атна дәвамында әле вәгазьләмәгәндер, шуңа күрә ул көнне кереш сүзләрне искә төшерү файдалы булыр. Тагын нинди темаларны карап чыгу гамәли булыр?

  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәреннән кереш сүзләр

  • Сөйләшүне башлар өчен, берәр вакыйганы я яңалыкны куллану

  • Кешеләрнең каршы килеп әйткән сүзләренә җавап бирү

  • Атеист, эволюционист, башка телдә сөйләшүче кеше я территориягездә сирәк очрый торган дин кешесе белән сөйләшү

  • jw.org сайтын, «JW Library» кушымтасын я Изге Язмаларны куллану

  • Берәр басманы куллану

  • Хезмәтнең берәр төрендә катнашу, мәсәлән, телефон аша, хат язып, очраклы рәвештә, җәмәгать урыннарында вәгазьләү, кабат килеп китү я Изге Язмаларны өйрәнү

  • Саклык чаралары күрү, кешеләргә яраклаша белү, үз-үзебезне әдәпле тоту, уңай караш саклау һәм моңа охшаш нәрсәләр турында искә төшерүләр

  • «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» брошюрасыннан дәресне я видеоны карап чыгу

  • Хезмәттәшебезне дәртләндерү

  • Вәгазь белән бәйле шигырь я очрак

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу