Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 сентябрь 26-30 б.
  • Йәһвә безгә «утыртылган җирдә чәчәк атарга» булышты

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә безгә «утыртылган җирдә чәчәк атарга» булышты
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә миңа чиксез күп фатихалар бирде
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Йәһвә сукмакларымны туры итә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Билгеләнүегез үзгәрсә, шатлыгыгызны югалтмагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Без гомер буе Бөек Нәсыйхәтчебездән өйрәнәбез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 сентябрь 26-30 б.
Матс белән Анн-Катрин авыл җирендә үз машинасы янында басып тора.

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә безгә «утыртылган җирдә чәчәк атарга» булышты

МАТС ҺӘМ АНН-КАТРИ́Н КА́ССХОЛЬМ СӨЙЛӘДЕ

«УТЫРТЫЛГАН җирдә чәчәк атыгыз». Бу киңәш сәер булып күренергә мөмкин. Әмма ул Швециядән булган Матс белән Анн-Катриннга Йәһвә оешмасында төрле йөкләмәләр үтәргә булышкан. Ничек итеп?

1979 елда Кассхольм гаиләсе Гилад мәктәбендә укып чыккан. Нәкъ анда укытучылары Джек Ре́дфорд аларга бу киңәшне биргән булган. Аннары алар еллар дәвамында күп тапкыр бер урыннан икенчесенә «күчереп утыртылган», ягъни билгеләнгән булган. Алар, Иранда, Маврикий утарулары, Мьянма, Танзания, Уганда һәм Заирда хезмәт итеп, «чәчәк аткан». Әйдәгез, алардан моның турында күбрәк белик.

Хакыйкать белән ничек танышканыгызны сөйләп бирегезче.

Матс: Минем әтием Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, Польшада яшәгәндә, католик чиркәүләрендә күп икейөзлелек күргән. Шулай да ул еш кына: «Кайдадыр хакыйкать булырга тиеш»,— дип әйтә торган иде. Вакыт узу белән мин моның шулай икәненә инандым. Мин тотылган китаплар сатып ала идем. Аларның берсе зәңгәр тышлы, «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» исемле китап иде. Аның исеме мине чыннан да җәлеп итте, һәм мин аны бер төн эчендә укып чыктым. Иртәнгә таба мин хакыйкатьне тапканымны аңладым!

Бу хәл 1972 елның апрелендә булды. Шуннан соң мин Йәһвә Шаһитләренең тагын күп басмаларын укып чыктым һәм үз сорауларыма җаваплар таптым. Мин үземне Гайсә сөйләгән мисалдагы сәүдәгәр кебек хис иттем. Ул бик кыйммәтле энҗене тапкач, аны сатып алыр өчен, бар булганын саткан. Мин дә, хакыйкать энҗесен сатып алыр өчен, югары белем алып табиб булу хыялымны «саттым» дип әйтеп була (Мат. 13:45, 46). 1972 елның 10 декабрендә мин суга чумдырылдым.

Бер ел эчендә минем әти-әнием һәм энем дә суга чумдырылды. 1973 елның июлендә мин тулы вакытлы хезмәтне башладым. Безнең җыелышыбызда Анн-Катрин исемле, рухи, ашкынучан пионер апа-кардәш хезмәт итә иде. Без бер-беребезгә гашыйк булдык һәм 1975 елда өйләнештек. Киләсе дүрт елны без Швециянең гүзәл Стрёмсунд шәһәрендә хезмәт иттек. Андагы хезмәт бик уңдырышлы иде.

Анн-Катрин: Әтием хакыйкатьне Стокгольмда университетта укуын бетергән вакытларда белгән. Ул вакытта миңа нибары өч ай гына булса да, ул мине үзе белән очрашуларга һәм вәгазьгә алган булган. Әниемә бу ошамаган, һәм ул Йәһвә Шаһитләренең хак булмаганын расларга тырышкан, әмма булдыра алмаган, һәм вакыт узу белән ул да суга чумдырылган. Мин 13 яшемдә суга чумдырылдым, ә 16 да пионер булып киттем. Мин вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган У́мео шәһәрендә хезмәт иттем. Ә аннары мине махсус пионер итеп билгеләделәр.

Без Матс белән өйләнешкәч, берничә кешегә хакыйкать белән танышырга булыштык. Алар арасында Ма́йвор исемле яшүсмер кыз да бар иде. Ул, спорт карьерасын калдырып, пионер булып китте. Алар сеңелем белән хезмәттәшләр булып китте. 1984 елда алар Гилад мәктәбендә укып чыкты. Хәзер алар Эквадорда миссионер булып хезмәт итә.

Миссионер хезмәтендә сез «утыртылган җирдә чәчәк атыгыз» дигән киңәшне ничек кулландыгыз?

Матс: Безне, төрле урыннарга билгеләп, еш «күчереп утырта» иделәр. Әмма без кайда гына булсак та, Гайсәдән үрнәк алып, аңарда «тамырланырга» тырыштык. Аеруча безгә басынкылык сыйфаты булышты (Көл. 2:6, 7). Мәсәлән, без, җирле кардәшләрнең үзебезгә җайлашуларын көтеп утырганчы, үзебез аларның ни өчен тегеләй я болай эшләүләрен, фикер йөртү рәвешләрен һәм культураларын аңларга тырыштык. Гайсәдән үрнәк алганга, без төрле билгеләнүләрдә, «агым сулар буена утыртылган» булгандай, «чәчәк аттык» (Зәб. 1:2, 3).

Матс белән Анн-Катрин әйберләре һәм ризык салынган сумкалар тота.

Җыелышларга килеп китәр өчен, безгә күп сәяхәт итәргә туры килде

Анн-Катрин: Күчереп утыртылганнан соң, үсәр өчен, агачка кояш җылысы да кирәк. Йәһвә һәрвакыт «безнең кояшыбыз» булды (Зәб. 84:11). Ул безгә җылы, кайгыртучан кардәшлек бүләк итте. Мәсәлән, Тегерандагы (Иран) кечкенә җыелышыбызда кардәшләр бик кунакчыл һәм юмарт булдылар. Аларның кунакчыллыгы безгә Изге Язмалар язылган вакыттагы кунакчыллыкны хәтерләтте. Безгә Иранда бик ошый иде, әмма 1980 елның июлендә анда Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыйдылар, һәм безгә 48 сәгать эчендә илдән китәргә куштылар. Шуннан соң безне Африкага, Заирга (бүгенге Конго) билгеләделәр.

Заирдагы гади авыл йорты.

Заирдан калган шатлыклы истәлек (1982 ел)

Африкага билгеләнгәнебез турында белгәч, мин еладым. Андагы еланнар һәм чирләр мине бик куркыта иделәр. Әмма анда күптән хезмәт иткән ике якын дустыбыз безгә: «Курыкмагыз. Сез бит беркайчан да Африкада булмадыгыз. Сез аны һичшиксез яратачаксыз»,— дип әйтте. Һәм шулай булды да. Җирле кардәшләр бик кайгыртучан һәм игелекле иде. Соңрак, алты ел үткәч, безгә тыю аркасында Заирдан китәргә туры килгәндә, мин елмаеп куйдым, чөнки хәзер инде мин Йәһвәгә: «Зинһар, безне Африкада калдырчы»,— дип дога кылдым.

Еллар дәвамында нәрсә сезгә аеруча шатлык китерде?

Анн-Катрин «Фольксваген-Комби» янында җыелмалы урындыкта утыра.

Безнең Танзаниядәге «йокы бүлмәсе» (1988 ел)

Матс: Без төрле милләттәге миссионерлар белән якын дуслар булып киттек. Шулай ук кайбер илләрдә кайчак безнең егермешәр өйрәнүебез булды. Бу да безгә зур шатлык китерде. Африкадагы кардәшләрнең яратуын һәм кунакчыллыгын да әле дә хәтерлим. Танзаниядәге җыелышларга килеп киткәндә, машинабыз «Фольксваген-Комби» безнең йортыбыз булды. Кардәшләр, ярлы булсалар да, безнең бар кирәклесе булсын өчен кайгыртып, кулдан килгәненнән күбрәкне эшләде (2 Көр. 8:3). Тагын безгә Анн-Катрин белән кич утыруларыбыз бик ошый иде. Һәр кич без бер-беребезгә көн дәвамында нәрсә булганын сөйли идек һәм Йәһвәгә безне фатихалаганы өчен рәхмәтләр белдерә идек.

Анн-Катрин: Минем өчен халыкара кардәшлегебез зур фатиха булды. Без күп телләрне, шул исәптән фарсы, француз, луганда, суахили телен өйрәндек һәм күп төрле культуралар белән таныштык. Без кешеләргә рухи яктан үсәргә булыштык һәм, күп кардәшләр белән дуслашып, бергә Йәһвәгә «иңгә-иң» хезмәт иттек (Саф. 3:9).

Без шулай ук Йәһвәнең төрле искиткеч иҗади эшләрен күрдек. Без яңа билгеләнү алган саен, Йәһвә безне яңа сәяхәткә алып баргандай булды. Аңардан башка без шулкадәр күп яңа нәрсәне белә алмас идек.

Коллаж: 1. Матс белән Анн-Катрин күпбалалы әни кешегә вәгазьли. 2. Анн-Катрин масаи кабиләсеннән булган бер егеткә вәгазьли.

Без Танзаниянең төрле территорияләрендә вәгазьләдек

Сез нинди авырлыкларга очрадыгыз һәм аларны кичереп чыгарга сезгә нәрсә булышты?

Матс: Еллар дәвамында без берничә тропик авыру, шул исәптән малярия, белән чирләдек. Шулай ук Анн-Катринга берничә ашыгыч операция ясадылар. Без олы яшьтәге әти-әниләребез турында да борчылдык. Шуның өчен без энеләребез белән сеңелләребезгә алар турында кайгыртканы өчен бик рәхмәтле. Алар моны сабырлык, шатлык һәм ярату белән эшләде (1 Тим. 5:4). Шулай да, еракта яшәп кулдан килгәнне эшләргә тырышсак та, вакыт-вакыт без, әти-әниләребез өчен күбрәкне эшли алмаганга, гаеп хисе тойдык.

Анн-Катрин: 1983 елда Заирда хезмәт иткәндә, мин холера белән бик каты чирләп киттем. Табиб иремә: «Аны бүген үк бу илдән алып кит!» — дигән. Киләсе көнне без, башка самолетлар булмаганга, йөк самолетында Швециягә очтык.

Матс: Без, миссионер хезмәтебез шуның белән тәмамланыр дип уйлап, үкереп еладык. Табиб Анн-Катринның хәле яхшырмаячак дип әйтсә дә, бәхеткә каршы, ул сәламәтләнде. Бер елдан соң без Заирга кире кайта алдык. Әмма бу юлы без Лубумба́ши шәһәрендәге суахили телендә сөйләшкән кечкенә җыелышта хезмәт итә башладык.

Анн-Катрин: Лубумбашида хезмәт иткәндә, минем балам төште. Бала табу планнарыбызда булмаса да, балабызны югалту минем өчен бик авыр булды. Ләкин бу кайгылы вакытта Йәһвә безгә көтелмәгән бүләк бирде. Без моңарчы булмагандай күп өйрәнүләр башладык. Бер ел да үтмәде, җыелышыбыз 35 тән 70 вәгазьчегә кадәр, ә очрашуларга килүчеләрнең саны 40 тан 220 гә кадәр үсте. Без башаяк вәгазьгә чумдык, һәм Йәһвә безне мул итеп фатихалап юатты. Шулай да без еш кына бәләкәчебез турында уйлыйбыз һәм сөйләшәбез. Без Йәһвәнең җан ярабызны тулысынча савыктыруын зарыгып көтәбез.

Матс: Бервакыт Анн-Катрин нык арыганлык һәм көчсезлек тоя башлады. Ә миндә дүртенче стадиядәге юан эчәк рагын таптылар, һәм миңа җитди операция ясадылар. Әмма хәзер мин үземне яхшы хис итәм, Анн-Катрин да Йәһвәгә хезмәт итүдә кулыннан килгәнне эшли.

Без башкаларга да авыр һәм башкалар да сынаулар аша үтә икәнен аңладык. 1994 елда Руандада геноцид булган. Аннары без кардәшләребез янына качаклар лагерьларына барып килдек. Аларның иманы, чыдамлылыгы һәм кунакчыллыгы безне шуңа инандырды: Йәһвә үз халкына теләсә нинди авырлыкларда ярдәм итә ала (Зәб. 55:22).

Анн-Катрин: 2007 елда тагын бер кайгы булды. Без Угандага филиалны багышлау программасына бардык. Программа беткәч, без һәм тагын якынча 25 кеше — миссионерлар белән бәйтелчеләр — Найробига (Кения) юл тоттык. Кения чигенә барып җиткәнче, кинәт каршыбызга йөк машинасы килеп чыкты һәм безнең автобусыбызга бәрелде. Автобус йөртүче һәм биш дустыбыз шунда ук һәлак булды, ә бер апа-кардәш соңрак хастаханәдә үлде. Без дусларыбыз белән кабат очрашуыбызны түземсезлек белән көтәбез (Әюп 14:13—15).

Вакыт узу белән минем физик җәрәхәтләрем төзәлде. Әмма Матс, мин һәм тагын берничә кардәш бу фаҗигадан соң стресс белән көрәште. Башта минем төнлә паник атакалар булды: мин йөрәк пристубына охшаш симптомнар белән уяна идем. Бу бик куркыныч иде. Әмма кайнар догалар һәм Изге Язмалардагы яраткан шигырьләребез моны кичереп чыгарга булышты. Табиблар ярдәменнән дә без файда күрдек. Хәзер безгә җиңелрәк, һәм без Йәһвәдән безгә шундый ук авырлыклар кичергән кардәшләрне юатырга булышсын дип сорыйбыз.

Сез Йәһвә авырлыкларда сезне «чи йомыркаларны» йөрткәндәй йөртте дип әйткән идегез. Аңлата алыр идегезме?

Матс: Суахили телендә шундый әйтем бар: «Безне чи йомыркаларны йөрткәндәй йөрттеләр». Кеше, чи йомыркалар ватылмасын өчен, аларны ипләп кенә йөртә. Йәһвә дә безне, һәр билгеләнүдә наз белән йөртеп, кайгыртты. Безнең һәрвакыт бар кирәклесе, хәтта күбрәк тә булды. Мәсәлән, без Йәһвәнең яратуын һәм кайгыртуын Җитәкче советның ярдәме аша тойдык.

Анн-Катрин: Йәһвәнең назлы кайгыртуы турында бер очрак сөйлисем килә. Безгә Швециядән әтием интенсив терапия палатасында ята дип шалтыраттылар. Ул вакытта Матс малярия чиреннән терелеп кенә килә иде. Безнең өйгә кайтыр өчен акчабыз булмаганга, без машинабызны сатарга уйладык. Шунда безгә бер пар шалтыратты. Алар бездә килеп чыккан хәл турында ишеткәч, бер билет акчасын капларга теләде. Аннары бер олы яшьтәге апа-кардәш тә шалтыратты. Ул «Ярдәмгә мохтаҗ берәрсе өчен» дип исемләнгән тартмада акча саклап торган булган. Шулай итеп берничә минут эчендә Йәһвә безгә ярдәм итте! (Евр. 13:6)

50 ел дәвамында тулы вакытлы хезмәттә катнашып, сез нәрсәгә өйрәндегез?

Шатлыклы Матс белән Анн-Катрин.

Мьянмада хезмәт итәбез

Анн-Катрин: Мин шуны аңладым: безнең көчебез тыныч калып Йәһвәгә таянуыбызда. Аңа таянганда, безнең көрәшүебез аныкы булып китә дип әйтеп була (Ишаг. 30:15; 2 Елъ. 20:15, 17). Йәһвәгә хезмәт итүдә кулыбыздан килгәнне эшләгәнгә, ул безне мул итеп фатихалады. Тормышыбызны башка нәрсәгә багышлаган булсак, без шулкадәр күп фатихалар ала алмас идек.

Матс: Мин алган иң мөһим сабак: һәр ситуациядә Йәһвәгә таянырга һәм аның үзем хакка ничек эш итәчәген күрергә (Зәб. 37:5). Йәһвә беркайчан да өметебезне өзмәде. Хәзер без Мьянма филиалында хезмәт итәбез һәм монда да аның ярдәмен күрәбез.

Без хезмәтләрен киңәйтергә теләгән күп яшьләрнең, безнең кебек, Йәһвәнең тугры мәхәббәтен тоюларын телибез. Алар кайда гына «утыртылган» булса да, Йәһвә аларга «чәчәк атарга» булышачак. Моның өчен аларга Йәһвәгә таянырга гына кирәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу