Мөселманнарга вәгазьлибез
1 Синең дә мөселманнарга вәгазьләгәнең бардыр һәм алар динле кеше икәнен күргәнсеңдер. Ләкин алар Йәһвәнең пәйгамбәрләре әйткән булачак җирдәге Оҗмах турында әз белә һәм без аларга моның турында сөйләргә телибез (1 Тим. 2:3, 4). Шушы мәкалә сиңа бу яктан булышачак.
2 Мөселманнар Аллаһыга иман итә һәм Мухәммәд аның пәйгамбәре дип ышана. Изге китаплары — Коръән, диннәре — Ислам (буйсыну). Коръәндә ялганлау, потларга табыну дөрес түгел, Аллаһы бер, Троицаның өлеше түгел дип әйтелә; анда үлемсез җан, утлы тәмуг һәм күктәге оҗмах турында да язылган. Алар Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе итеп кабул итсә дә, ул үзгәртелгән, ә Коръән ничек язылган булса шул килеш саклана дип саный.
3 Үзеңне дусларча тот, әдәпле һәм зирәк бул. Мөселман кешесе белән сөйләшкәндә үзеңне дусларча тот һәм әдәпле бул (Гыйб. сүз. 25:15). Алар үз тәгълиматларының күпчелеген яттан белә; алар турында уйлану һәм Аллаһы ихтыярын белергә тырышу аларга хас түгел (Рим. 12:2). Аларга булышыр өчен, сабырлык һәм кеше хәленә керә белү кирәк (1 Көр. 9:19—23).
4 Сак бул: аларда син православие, католик яки протестант динен тотасың дигән уй тумасын, ул диннәргә катнашың юк дип әйт. Изге Язмаларны Аллаһы китабы, Гайсәне пәйгамбәр дип атап була. «Аллаһы Улы» дигән сүзләр алар өчен җирәнгеч, шуңа күрә кулланма. Аларны, кеше рухи яктан үскәч, кулланырсың. Бәхәсләшмә. Кешенең ачуы чыкса, ипләп кенә китеп бар.
5 Берничә түгел, ә бер кеше белән генә сөйләш. Хатын-кыз хатын-кызга, ә ир-ат ир-атка вәгазьләсә яхшырак булыр, әгәр бу мөмкин түгел икән акыл белән эш ит. Аларның күпләре, хатын-кызларның киеме һәм бизәнүе турында әйткәндә, бик таләпчән. Апа-кардәшкә моны исәпкә алырга кирәк (1 Көр. 10:31—33).
6 Сөйләшер өчен темалар. Аллаһының бөеклеге, яратуы турында сөйлә. Син хак Аллаһыга гыйбадәт кыласың, Аллаһы бер (Троица түгел), потларга табыну дөрес түгел дип әйт. Бүгенге дөньядагы сугыш, тәртипсезлек, милләтара нәфрәт, дини кешеләрнең икейөзлелеге турында сөйлә.
7 «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән басмада, сөйләшүне башлар өчен, башка темалар да бар. Кешегә Изге Язмаларны өйрәнергә бернәрсә комачауламаса, бу брошюра нәкъ аның өчен.
8 Кереш сүзләр мисалы.
◼ «Без бүген мөселман кешеләре белән сөйләшәбез. Һәм, без белгәнчә, алар бер хак Аллаһыга һәм бар пәйгамбәрләргә ышаналар, шулай бит? [Җавабын тыңла.] Давыт пәйгамбәр сабырлар җирне мирас итеп алачак дип язган. Аның сүзләрен укысам буламы? [Мәдхия 36:11 не укы.] Бу сүзләр Коръәннең бер аяте белән туры килә һәм ул аять бу басмада китерелә». 9 нчы битнең уртасындагы 105 нче аятьне укы. Кеше риза булса, сөйләшүне 7—9 нчы абзацлар (8 нче бит) буенча дәвам ит. Брошюраны калдыр һәм кабат килеп-китү турында сөйләш. (Башка кереш сүзләр km98-U, февраль, 6 б., 27 абзацта бар.)
9 Бу сөйләшүне өйрәнү түгел, ә фикер алышу дип ата. Брошюраны тәмамлагач, «Хак тәгълиматлар» китабына күчеп була. Мөселманнар өчен шулай ук «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат һәм «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюра бар.
10 Ислам турында белгәнебезне кулланыйк һәм мөселманнарның хисләрен исәпкә алыйк. Шулай итеп без вәгазьләгәндә акыл белән эш итә алырбыз. Һәр кешегә Йәһвә исемен чакырырга һәм котылырга булышыр өчен көч куйыйк (Рәс. 2:21). Аллаһы сезгә үз фатихасын бирсен!