Сиңа карап, башкалар нәрсәгә өйрәнәләр?
1 Гайсә: «Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез»,— дип әйткән (Мат. 11:29). Һичшиксез, ул башкаларны сүзләр белән генә түгел, ә үз үрнәге белән дә өйрәткән. Гайсәгә карап аның шәкертләре нәрсәгә өйрәнә алганы турында уйлап кына кара. Ул йомшак, игелекле һәм яратучан булган (Мат. 8:1—3; Марк 6:30—34). Шулай ук ул бик басынкы да булган (Яхъя 13:2—5). Гайсә белән бергә хезмәт иткәндә, аның шәкертләре шуны күргән: ул тырышып вәгазьләгән һәм башкаларны хакыйкатькә өйрәткәндә уңышлы булган (Лүк 8:1; 21:37, 38). Без хезмәт иткәндә, башкалар безгә карап, нәрсәгә өйрәнә алалар?
2 Вәгазьдә очраткан кешеләр. Безнең тыйнак киемебез, яхшы гадәтләребез һәм кешегә карата эчкерсез кызыксынуыбыз вәгазьдә очраткан кешеләргә нык тәэсир итәргә мөмкин (2 Көр. 6:3; Флп. 1:27). Алар безнең Изге Язмаларны еш кулланганыбызга игътибар итәләр. Башкалар исә без аларны хөрмәт белән тыңлаганга гаҗәпләнәләр. Бу яклардан син калдырган яхшы үрнәк кешеләрне Патшалык хакындагы хәбәргә җәлеп итә ала, моның турында беркайчан да онытма.
3 Безнең кардәшләребез. Кардәшләребезгә дә яхшы яктан тәэсир итә алганыбыз турында уйлан. Вәгазьдә ашкынучан булуыбыз башкаларга да күчә ала. Тимер тимерне кайраган кебек, яхшы әзерләнгән кереш сүзләребез дә башкаларны вәгазьләү сыйфатын яхшыртырга дәртләндерә ала (Гыйб. сүз. 27:17). Кызыксынган кешеләр турында төгәл итеп язып барырга һәм аларга озакка сузмыйча кабат килергә тырышсак, бу башкаларны да шулай эшләргә этәрәчәк. Хезмәтебезне тулысынча башкарып, без кардәшләребезгә яхшы яктан тәэсир итә алабыз (2 Тим. 4:5).
4 Башкаларга сүзләребез, эшләребез һәм үрнәгебез белән ничек тәэсир иткәнебез турында вакыт-вакыт уйлап карарга мөһим. Яхшы үрнәгебез Йәһвәгә яраклы булырга һәм рәсүл Паулның: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дигәндә кичергән хисләрен аңларга булышачак (1 Көр. 11:1).
[Өйрәнү өчен сораулар]
1. Гайсәнең шәкертләре аңа карап, нәрсәгә өйрәнә алган?
2. Безнең вәгазьдәге яхшы тышкы кыяфәтебез һәм тәртибебез кешеләрдә ничек итеп яхшы тәэсир калдыра ала?
3. Без кардәшләребезгә яхшы яктан ничек тәэсир итә алабыз?
4. Ни өчен үрнәгебез турында вакыт-вакыт уйланырга кирәк?