25 НЧЕ ДӘРЕС
План куллану
КҮП кенә кеше план буенча чыгыш ясарга курка. Алар, чыгышыңны тулысынча язып куйсаң я ятласаң, күпкә яхшырак булачак дип саный.
Шулай да, туганнарыбыз я дусларыбыз белән сөйләшкәндә, вәгазьләгәндә, эчкерсез дога кылганда, без язулар кулланмыйбыз.
Әйтик, сиңа чыгыш ясарга кирәк, ди. Чыгышыңның планын кулланырсыңмы я, бар әйтеләчәк сүзләреңне алдан язып куеп, шул язуларны укырсыңмы? Әлбәттә, язуларыңны укып, син һәр фикерне әйтерсең һәм нинди сүз әйтергә микән дип уйлап тормассың. Әмма бу сиңа кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләргә комачаулар. Текстны укыганда, кеше укуга хас интонация, темп белән укый, һәм бу сөйләм теле түгел икәне күренеп тора. Тыңлаучыларың турында түгел, ә үз язуларың турында уйлап сөйләсәң, кешеләр әйткәннәреңә әллә ни игътибар итмәс. Әмма кешеләр синең үзләре белән, тормышлары белән кызыксынуыңны күрсә, сине күпкә теләбрәк тыңлар. Чыгышың чыннан да берәр нәрсәгә дәртләндерсен өчен, ул язулар буенча түгел, ә иркен булырга тиеш.
Теократик хезмәт мәктәбе безгә көндәлек тормышыбызда булышыр өчен оештырылган. Дуслар белән сөйләшкәндә, без барысын дөрес әйтер өчен язулар кулланмыйбыз. Вәгазьгә барганда да, берәр фикерне төшереп калдырмас өчен, кәгазьгә карап укымыйбыз. Шуңа күрә Мәктәптә андый очракларга кагылышлы демонстрация ясаганда да, гадәттә ничек сөйлисең, шулай сөйлә. Яхшы әзерләнсәң, төп фикерләрне искә төшерер өчен план да җитәрлек икәнен күрерсең. Андый планны син, бәлки, язып куярсың я хәтереңдә генә сакларсың. Аны ничек кулланырга?
Фикерләреңне тәртипкә сал. Планны кулланыр өчен, фикерләрне тәртипкә салырга кирәк. Фикерләрне тәртипкә салу әйтергә теләгән һәр сүзне сайлап кую түгел, ә әйтер алдыннан уйлау дигәнне аңлата.
Уйламыйча сөйләүче кеше еш кына берәр нәрсә әйтә дә аннан соң моңа үкенеп йөри. Ә кайберәүләр бер нәрсә турында сөйли башлый да кискен икенчесенә күчә. Әмма бу гадәтләрдән арынып була. Моның өчен паузалар ясарга, эчтән план төзергә һәм аннан соң гына сөйләргә өйрән. Шуңа күрә башта үз максатыңны билгелә, аңа ирешер өчен кирәкле адымнар сайла һәм аннан соң гына сөйли башла.
Әйтик, син вәгазьгә әзерләнәсең, ди. Сиңа сумкаңны да әзерләргә, фикерләреңне дә тәртипкә салырга кирәк. «Безнең патшалык хезмәтебез»дән берәр кереш сүзләрне кулланырга булсаң, аларны, төп фикерләр хәтереңдә калсын өчен, берничә тапкыр укып чык. Шул фикерләрне бер-ике кыска җөмлә ярдәмендә аңлатып кара. Җөмләләрне үз территорияңә яраклаштырып үзгәрт, алар табигый яңгырасын. Әйтеләчәк сүзләреңнең эчтән генә планын төзе. Моның өчен: 1) кешеләрне кызыксындыра торган берәр тема сайла һәм үз фикерләрен әйтергә дәртләндер; 2) бу тема буенча үз фикереңне һәм бер-ике шигырь әзерлә (шигырьләр шул темага бәйле булсын һәм Аллаһының нәрсә эшләргә җыенганын күрсәтсен; мөмкин булса, Йәһвә моны күктәге хөкүмәте — Патшалыгы ярдәмендә эшләячәк дип әйт); 3) кешене әле генә алган белеме буенча эш итәргә дәртләндер, берәр басма һәм/я Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим ит, шуннан соң кабат очрашу турында сөйләшеп куй.
Кереш сүзләрне әйтер өчен, эчтән төзелгән план да җитәр. Әмма кешегә беренче килүдә язылган плансыз сөйли алмасаң, план төзе һәм аңа кереш сүзләрнең берничә сүзен, бер-ике шигырьне һәм азакта әйтеләчәк фикернең бер-ике сүзен язып куй. Андый планны алдан әзерләнеп төзесәң, конкрет булырсың һәм кешегә истә калдыру җиңел булган ачык хәбәр җиткерерсең.
Әйтик, вәгазьләгән территорияңдә еш кына бер үк сорау бирәләр, ди, я риза булмауларын күрсәтеп бер үк сүзләр әйтәләр, ди. Андый очракларда сиңа тикшерү үткәрү булышыр. Гадәттә, кешеләргә җавап бирер өчен, ике-өч төп фикер һәм аларны исбатлый торган шигырьләр җитәр. Үзеңә кирәкле планны «Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар» дигән басмадан табып була. Теләсәң, андый планны «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китаптагы өстәмә исемнәр астында китерелгән материалга нигезләнеп төзе. Бәлки, син башка берәр басмадан өзек китерергә булырсың. Алайса, план төзегәннән соң, аңа шул өзекнең ксерокопиясен беркетеп куй һәм үзең белән ал. Вәгазьдә сорау бирсәләр я берәр нәрсә белән риза булмасалар, кешеләргә син барысын аңлатып бирергә шат икәнен күрсәт (1 Пет. 3:15). Җавапны планыңа нигезләнеп бир.
Гаиләң белән дога кылыр алдыннан да, вәгазь төркеме я җыелыш алдында дога кылыр алдыннан да фикерләреңне тәртипкә сал. Лүк 11:2—4 тә әйтелгәнчә, Гайсә үз шәкертләренә, догаларын эчтәлекле итәр өчен, гади план биргән. Иерусалимдагы гыйбадәтханә багышланганда, Сөләйманның догасы озын булган. Һичшиксез, ул әйтеләчәк фикерләр турында алдан уйлаган. Башта ул Йәһвә һәм аның Давытка биргән вәгъдәсе турында әйткән, аннан соң гыйбадәтханәне искә алган һәм төрле төркем кешеләре турында һәм төрле хәлләрне әйтеп киткән (3 Пат. 8:22—53). Бу мисаллардан үзеңә сабак ал.
Гади план төзе. Чыгыш ясар өчен план төзергә булсаң, аста китерелгән киңәшләрне исәпкә ал.
Истә тот: план фикерләрне искә төшерер өчен кулланыла. Кереш сүзләр итеп әйтеләчәк җөмләләрне син, бәлки, тулысынча язып куярсың. Әмма аннан соң фикерләрне генә язып бар. Аларны җөмлә итеп язарга булсаң, җөмләләр кыска булсын. Төп фикерләр планыңда аерылып торсын. Моның өчен син аларны, бәлки, башка төс белән язарсың я зур хәрефләр белән язып куярсың. Төп фикердән астарак аны ачыклый торган өстәмә фикерләрне китер. Укылачак шигырьләрне язып куй. Әмма аларны Изге Язмалардан укысаң, яхшырак булыр. Кулланылачак ачык мисалларны планыңа керт. Син, бәлки, берәр чыганактан өзек китерерсең. Планыңа бар әйтеләчәк фикерләр һәм фактлар кертелсен. Планыңны чиста һәм төгәл итеп төзе, ул чакта аның белән куллану җиңел булачак.
Кайберәүләр бик кыска план төзи. Мәсәлән, берничә төп сүзне, яттан әйтеләчәк шигырьләрне язып куялар да, фикерләрне искә төшерер өчен, төрле рәсемнәр ясыйлар. Андый план чыгышны эзлекле итә һәм сөйләм телен кулланырга булыша. Ә шушы дәреснең максаты — нәкъ шул.
Бу китапның 39—42 нче битләрендә «Нотык планын төзү» дигән тема карала. Андагы киңәшләрне дә куллан.
Планны куллану буенча киңәшләр. Синең максатың чыгыш планын төзү генә түгел, ә аны уңышлы кулланырга өйрәнү дә.
Планны кулланырга өйрәнер өчен, чыгышыңа әзерлән. Аның темасына игътибар ит, төп пунктларны карап чык һәм аларның бер-берсе белән бәйләнешен күр. Һәр төп пунктка күпме вакыт китәчәк икәнен язып куй. Ә хәзер беренче пунктка игътибар ит: дәлилләрне, шигырьләрне, ачык мисалларны һәм кулланылачак очракларны карап чык. Берничә тапкыр шулай эшлә: бу пункт сиңа ачык аңлашылырга тиеш. Аннан соң шул ук рәвешчә чираттагы пунктларны карап чык. Вакытка сыешмасаң, нәрсәне төшереп калдырып була? Моны билгелә. Ә хәзер нотыгыңны кабатлап чык. Сүзләргә түгел, ә фикерләргә игътибар ит. Нотыгыңны ятлама.
Сөйләгәндә сиңа кешеләрнең күзләренә карарга кирәк. Шуңа күрә шигырьне укыганнан соң, аңа кагылышлы сүзләрне язуларыңа карамыйча, Изге Язмаларны кулланып кына әйтергә тырыш. Берәр ачык мисал китергәндә дә, язуларыңнан укыма, аны дустыңа сөйләгәндәй сөйлә. Язуларыңнан һәр җөмләңне карап торма. Истә тот: йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтеп керә.
Планны кулланырга өйрәнгәч, син оста оратор булуга илтә торган юлда зур адым ясыйсың.