Кичәгә чакырулар бөтен дөнья буенча таратылачак!
1. Кичә алдыннан бөтен дөнья буенча нинди махсус кампания үткәреләчәк?
1 «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19). Гайсәнең бу әмеренә буйсынып, Йәһвә хезмәтчеләре кызыксынучы кешеләр белән бергә 2010 елның 30 нчы март көнендә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәрер өчен җыелачак. Бу Кичәгә махсус чакырулар бөтен дөнья буенча 13 нче марттан 30 нчы мартка кадәр таратылачак.
2. Чакыруны ничек тәкъдим итеп була?
2 Нәрсә әйтергә? Кешегә чакыруны биргәндә, беренче биттәге рәсемгә игътибар итеп болай әйтеп була: «30 нчы март көнне, кич белән, бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсен үткәрер өчен очрашачак. Мин сезгә һәм сезнең гаиләгезгә бу очрашуга чакыру алып килдем. Дусларыгызны да чакыра аласыз». Якын тирәдә үтәчәк очрашуның вакытын һәм урынын әйт. Бу әмер Изге Язмаларга нигезләнгәнен күрсәтер өчен, Лүк 22:19 ны укы. Әмма шуны истә тот: бөтен территорияне үтеп чыгар өчен вакыт чикле, шуңа күрә кыска булу яхшырак.
3. Кемне чакырып була?
3 Җыелыш территориягез зур булса, өлкәннәр чакыруларны өйдә булмаган кешеләргә дә калдырып була дип әйтергә мөмкин. Чакырулар белән бергә журнал биреп була. Әгәр берәрсенә кабат килеп-киткәнсең икән — аны, Изге Язмалар өйрәнүчеләрне, туганнарны, сыйныфташларны, хезмәттәшләрне, күршеләрне һәм башка танышларны чакырырга онытма.
4. Йәһвәнең безне яратканга йолып алганы өчен рәхмәтле булуыбыз нәрсә эшләргә дәртләндерәчәк?
4 Ашкынып катнашырга әзерлән. Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыт — тагы да күбрәк вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлек. Син ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен графигыңны үзгәртә аласыңмы? Рухи яктан адымнар ясаган балаларың яки өйрәнүчеләрең бармы? Алар суга чумдырылмаган вәгазьче булып, бу махсус кампаниядә катнаша алалармы? Моның турында өлкәннәр белән сөйләш. Йәһвәнең безне яратканга йолып алганы өчен рәхмәтле булуыбыз безне Кичәгә килергә генә түгел, ә шулай ук мөмкин булганча күбрәк кешене дә чакырырга дәртләндерәчәк (Яхъя 3:16).