Урамда вәгазьләүне ничек уңышлы итәргә?
1. Гайсәдән ничек үрнәк алып була?
1 Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә тоткарланмыйча юлда һәм башка урыннарда очрый торган кешеләр белән сөйләшкән (Лүк 9:57—61; Яхъя 4:7). Ул Патшалык турындагы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә теләгән. Бүген дә урамда вәгазьләү — кешеләргә Аллаһы зирәклеген күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек (Гыйб. сүз. 1:20). Инициатива күрсәтсәк һәм акыл белән эш итсәк, без уңышлырак булырбыз.
2. Урамда вәгазьләгәндә инициативаны ничек күрсәтеп була?
2 Инициатива күрсәт. Басып торып я утырып берәр узып баручының үзеңә мөрәҗәгать итүен көтәр урынына син узып баручы кешеләргә үзең мөрәҗәгать итсәң, яхшырак булыр. Елмай, кеше күзләренә кара һәм үзеңне дусларча тот. Берәр вәгазьче белән вәгазьләгәндә, берегез кеше белән сөйләшсен, ә икенче кардәш читтәрәк калсын. Кызыксынучы кешенең кызыксынуын үстерер өчен дә инициатива күрсәтергә кирәк. Урынлы булса, сөйләшүнең азагында кешедән ипләп кенә аның белән тагын ничек очрашып була дип сора. Кайбер вәгазьчеләр, урамда очраган кешеләр белән кабат сөйләшер өчен һәм аларның кызыксынуларын үстерер өчен, бер үк урында вәгазьли.
3. Урамда вәгазьләгәндә акыл белән ничек эш итеп була?
3 Акыл белән эш ит. Урамның кайсы урынында басып торырга һәм нинди кешеләргә мөрәҗәгать итәргә икәне турында төптән уйла. Һәрбер узып баручыга вәгазьләмәсәң дә була. Күзәтүчән бул. Мәсәлән, берәр кешенең ашыгып баруын күрсәң, аңа юл бир. Эш үзәге каршында вәгазьләгәндә, бу үзәкнең директорына борчылулар китермәс өчен акыл белән эш ит. Кешеләргә алар эш үзәгенә кергәндә түгел, ә аннан чыкканда вәгазьләсәң, яхшырак булыр. Кешеләргә алар куркып китмәсен өчен кинәт мөрәҗәгать итмә. Шулай ук басмалар тәкъдим иткәндә акыл белән эш ит. Кешене хакыйкать аз кызыксындырса, аңа брошюра урынына берәр трактат калдырып була.
4. Ни өчен урамда вәгазьләү — бу вәгазьләүнең файда һәм шатлык китерүче бер төре дип әйтеп була?
4 Урамда вәгазьләү безгә кыска вакыт эчендә күп хакыйкать орлыкларын чәчәргә мөмкинлек бирә (Вәг. 11:6). Без өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, кайбер кеше өйдә юк. Аларны, бәлки, урамда очратып була. Урамда вәгазьләү — бу вәгазьләүнең шатлык һәм уңышлар китерүче бер төре. Ни өчен бу төрдә катнашыр өчен тырышлыклар куймаска?