Таратыр өчен иске журналларны я кешенең кызыксынуын уятырлык брошюраларны тәкъдим ит
Билгеле айларда без, Изге Язмалар өйрәнүен беренче килүдә башлар өчен, махсус тырышлыклар куябыз. Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә теләмәгәндә, таратыр өчен иске журналларны я кешенең кызыксынуын уятырлык брошюраларны тәкъдим итеп була. Ни өчен андый басмаларны тәкъдим итү яхшы нәрсә?
Таратыр өчен иске журналларда һәм брошюраларда кешеләр өчен төрле актуаль темалар карала. Бу басмаларыбызда булган берәр фикер кешенең кызыксынуын уятырга мөмкин. Шуңа күрә, вәгазьләргә җыенганда, үзең белән берничә төрле брошюраны һәм иске журналларны ал. Ә иске журналларың булмаса, аларның берничәсен әдәбият өчен җаваплы кардәштән сора. Шул чакта син, кеше Изге Язмаларны өйрәнергә теләмәсә, аңа үзеңдә булган берничә иске журналны һәм брошюраны күрсәтеп, үзенә охшаган брошюраны алырга тәкъдим итә аласың. Шуннан соң кешенең кызыксынуын алда да үстерер өчен аның белән кабат килеп-китү турында сөйләшеп була. Шулай син, бәлки, Изге Язмалар өйрәнүен башларсың.