Искә алу кичәсенә чакыру кампаниясе 1 мартта башлана
1. Искә алу Кичәсенә чакыру кампаниясе кайчан башланачак, һәм ни өчен быел ул озынрак булачак?
1 1 мартта, җомга көнне без ел саен үтә торган Кичәгә чакыру кампаниясендә катнаша башларбыз. Искә алу кичәсе 26 мартта үткәреләчәк, димәк, быелгы кампания үткән елларга караганда озынрак булачак. Бу, аеруча территорияләре зур булган җыелышларга, Кичәгә күбрәк кешеләрне чакырырга мөмкинлек бирәчәк.
2. Чакыруларны алу һәм территорияне вәгазьләп чыгу турында нинди җитәкчелек бирелә?
2 Кампаниянең оештырылуы. Өлкәннәр җыелышның территориясендә вәгазь ничек алып барылачагы турында һәм чакыруларны өйдә булмаган кешеләргә калдырып буламы-юкмы икәне турында җитәкчелек бирер. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүдән соң чакырулар калса, аларны хезмәтнең башка төрләрендә катнашканда таратып булыр. Кичәнең үткәреләчәк адресы һәм датасы күрсәтелгән чакыруларны кирәкле күләмдә әдәбият өчен өстәлдән алып булачак. Әдәбият өчен өстәлдә җитәрлек чакырулар булсын өчен хезмәт күзәтчесе җаваплы. Атна эчендә күпме чакыру тарата алсаң, шулкадәр генә ал.
3. Чакыруларны тәкъдим иткәндә без нәрсәне күздә тотарга тиеш?
3 Әйтеләчәк сүзләребез. Мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә вәгазьләр өчен, кереш сүзләребез кыска булырга тиеш. Без 4 нче биттә китерелгән кереш сүзләрне территориябезгә туры китереп куллана алабыз. Әлбәттә, кеше үзен дусларча тотса һәм аның сораулары булса, безгә ашыкмаска кирәк. Ял көннәрендә вәгазьләгәндә, урынлы булса, кешегә чакыру белән бергә брошюралар да бирергә тырышыр. 2 мартта Изге Язмаларны өйрәнүләрен тәкъдим итү урынына чакыруларны тарат.
4. Ни өчен без кампаниядә ашкынып катнашырга тиеш?
4 Без Искә алу кичәсенә күп кенә кеше килер дип өметләнәбез. Нотыкта мондый сорауларга җаваплар яңгыраячак: Гайсә кем ул? (1 Көр. 11:26) Аның үлеме безгә ничек ярдәм итә ала? (Рим. 6:23) Ни өчен безгә Гайсәне искә алырга кирәк? (Яхъя 17:3). Әйдәгез, кампаниядә ашкынып катнашыйк!