Кереш сүзләр
«Патшалык турында хәбәр» (№ 38)
«Мин бу мөһим хәбәрне җиткерү буенча бөтендөнья кампаниядә катнашам. Бу трактат сезгә».
Искәрмә: бу хәбәрне күбрәк кешеләргә җиткерер өчен, кереш сүзләрегез кыска булсын. Ләкин кайбер очракларда кеше, эчкерсез кызыксына башлап, сөйләшүне дәвам итәргә теләр. Алайса, аңа беренче биттәге сорауны бирегез, трактаттан Изге Язмаларга нигезләнгән җавапны укыгыз һәм, вакыт булса, анда китерелгән фикерләрне карап чыгыгыз. Китәр алдыннан, трактатның соңгы битендәге «Ничек уйлыйсыз?» дигән сорауны күрсәтегез һәм җавапны киләсе очрашуда алырсыз дип кабат килеп китүгә сөйләшегез.
«Аллаһы турындагы ялган тәгълиматлар» дигән брошюра
«Аллаһы турында төрле ялганны сөйлиләр. Сезнеңчә, бу ялганның кайсысы иң зур? [Җавабын тыңла.] Изге Язмалар буенча, Аллаһы кешеләрнең үзен яратуларын һәм үзенә ышануларын тели. [Ишагыйя 41:13 не укы.] Бу брошюрада Аллаһы турында киң таралган һәм кайбер кешеләргә аңа якынлашырга комачаулый торган ялганның өчесе ачыкланып бирелә».
«Күп кеше Аллаһыга якынлашырга тели, әмма алар ул кешеләргә әҗерләрен бирерме, юкмы икәнен ышанып бетми. Карагыз, Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә. [Еврейләргә 11:6 ны укы.] Әгәр кеше Аллаһының мул итеп әҗерен биргәненә ышанса, ул Аллаһыга якынрак булып китә. Нәкъ шуның турында бу мәкаләдә әйтелә дә». 11 нче биттәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.